Әлеге тапшыруда Сез тальян гармуннар ясаучы Айрат Харисов белән танышырсыз. Тумышы белән ул Башкортстаннан. Инде 8 ел Казанда яши. Башкалада аңа остаханә бирделәр. Ул шунда тальян гармуннар ясый. Тальян телләрен аның кебек белеп эшләүче осталар юк. Тапшыруда Айрат Харисов телләрне ничек ясавы хакында да сөйли.
Айрат Харисов тальян гармун телләрен "белүче", "аңлаучы" оста. Аның кебек һөнәр иясе татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә юк.
9 апр 2019