Зөһрә Сәхәбиева
Рәхмәт сиңа
Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен,
Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен,
Әлегәчә гади булган бар нәрсәне
Әллә нинди сихри ямьгә төргән өчен.
Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен,
Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен,
Күңелемдәге сулып барган гөлләремә
Яшәртүле яшәү көче биргән өчен.
Рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен,
Кавыштырган сихри айлы төннәр өчен.
Рәхмәтемнең иң олысы: мәхәббәтат
Гомер буе саклап кала белгән өчен.
Источник текста: erlar.ru/node/416
Шамил МАННАПОВ сүзләре.
Рөстәм ЯХИН көе.
Источник имён авторов текста и музыки: wall-33522091_2982
29 апр 2020