"Халкыбыз бердәм булсын! Кайда гына булмасын - Казандамы, Истанбулдамы, Төркиядәме, Европадамы, Америкадамы, Канададамы - бердәм булып, бергәләшеп яшәргә насыйп булсын!"
"Гасыр-гасырдан килгән ислам-дин, Аллаһ хозурдан безгә җиткез дин. Васыять иңдерешкәнчә Кубрат-ханыбыз, бер җодрык булып янә бергә булабыз."
Истанбулда "Алпар" татар фольклор төркеме чыгыш ясады. Шушы концерттан иң кызыклы мизгелләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. "Татарның музыка сәнгате - ул тальян гармун белән чикләнми, сувенир милләт түгелбез. Без - борынгы халык, безнең музыка уен кораллары да төрле, үзенчәлекле, катлаулы, тарихлы. Кубыз, думбыра, курайларда уйнавыбыз - төрки дөньяның бер өлеше икәнебезнең дәлиле", дип сөйләде төркемгә нигез салучы Алмаз Әсхәдулла. Концерт азагында дөньяның төрле илләрендә яшәргә мәҗбүр татарларның иминлеге, бердәмлеге өчен дога да кылынды.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз.
Безнең каналга язылыгыз: / @azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: / azatliq
Безнең Телеграмга язылыгыз: t.me/azatliqra...
#Алпар #татарлар #татарча
Татарча видеолар - безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
Азатлык радиосы - Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
11 окт 2024