Created by InShot:inshotapp.com/share/youtube.html
КҮБӘЛӘГЕМ.
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәлә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микэн?
Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы;
Минем куңелем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит куңелем кояшы.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.
20 мар 2021