Фасил Әхмәтов көе
Ренат Харис сүзләре.
Хисләремә ялкын кабынган,
Өметләрем канат кагына.
Күрешербез әле,
Сөйләшербез әле
Кайчан да булса,
Кайда да булса,
Бер күрешү - үзе бер гомер.
Юк иде лә шулай талпынган,
Юк иде лә болай сагынган.
Күрешербез әле,
Сөйләшербез әле
Кайчан да булса,
Кайда да булса,
Бер күрешү - үзе бер гомер.
Эзебезне еллар күмгән,
Буран узган - ялкын сүнмәгән.
Күрешербез әле,
Сөйләшербез әле
Кайчан да булса,
Кайда да булса,
Бер күрешү - үзе бер гомер.
30 сен 2024