Никах көне
Миляуша Имашева сүзләре һәм көе
Безне кавыштырган никах көне
Туры килгән ямьле мизгелгә
Мәхәббәттә генә , татулыкта гына
Яшибез ничә еллар бергә
Яратып сине мәңге туялмам
50-60 еллар утсәдә
Без корган оя, үткән гомеребез
Тезелгэн мәхәббәттән генэ
Көнләшкәннәр бездән, әйдә көнләшсен
Тик күзләре генә тимәсен
Мәхәббәт эчендә хыянәт җилләре
Капкабыздан килеп кермэсен
Яратып сине мәңге туялмам
50-60 еллар утсәдә
Без корган оя, үткән гомеребез
Тезелгэн мәхәббәттән генэ
Рәхмәт сиңа, кадерлем, балалар өчен
Киләчәккә таянычлар бирәлгән өчен
Гаилә бәхетләре генә урап узмасын
Кайгылардан Ходай безне үзе сакласын
Яратып сине мәңге туялмам
50-60 еллар утсәдә
Без корган оя, үткән гомеребез
Тезелгэн мәхәббәттән генэ
#яратканҗырлар #башкортостан
24 сен 2024