#ромашка#гармунчы#музыка#уйнагызгармуннар#татарчакойлэр
Мой канал на Дзен- dzen.ru/mingazovazgam
Для тех, кто хочет выразить благодарность:
(Сбер) 408 178 107 6200 596 1316
Мингазов Азгам гармунда уйный./ Ромашка. Ифрат Хисамов көе, Миргалим Харисов сүзләре.
Ап-ак күлмәгеңне киясең,
Назлы җилгә башың иясең.
Син, ромашкам, гашыйк күңелгә
Юаныч һәм шатлык бирәсең.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү генә шикелле;
Йөрәгемдә утлар яна, -
Яратуы икеле.
Ал тан нурларына төренеп,
Тезелгәннәр синең чукларың;
Яратамы, юкмы, дигәндәй,
Чукларыңда уйный чыкларың.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү генә шикелле;
Йөрәгемдә утлар яна, -
Яратуы икеле.
Моңсуланган чакта күңелем
Очратам да сине, куанам.
Җавап эзләп янган йөрәккә
Чукларыңны санап юанам
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү генә шикелле;
Йөрәгемдә утлар яна,
Болай булмый бит инде.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, алтау - ярата,
Үзе, наян, ярата да,
Юри генә шаярта.
6 мар 2024