Түземнәр роза чәчәкләреннән бал кайнатырлар, агач яфракларыннан ефәк тукыма тукырлар… Тукта, бу сүзләрне кайчандыр бер укыган иде түгелме соң? Бик тә, бик тә таныш сүзләр. Бәлки үзе укымагандыр, ә кемнәндер ишеткәндер генә? Болай булуы да бик мөмкин. Тик күпме генә тырышса да, Язгөлем әлеге сүзләрнең кайчан, кайда хәтеренә салып куйганын чамалый алмады. Менә шул кинәт исенә төшкән сүзләр аның күңеленә ниндидер бер күтәренкелек алып килгәндәй тоелды. Кеше язмышын үзгәртү өчен кайчак башка берәүнең күз кысуы да җитә дигәннәре дөрес, ахры...
Каналыма язылыгыз!
Комментарийларны бик теләп укырмын!
#мәхәббәт
#хикәя
#тыңларга
#татарча
1 окт 2024