(Габдулла Тукай сүзләре, татар халык җыры)
Г.Тукайның ”Өзелгән өмет” шигыре 1910 елның 29 нчы нояберендә ”Вакыт” газетасында басыла.Күп тә үтмичә, бу шигырь “Тәфтиләү” көенә җырлана башлый. “Тәфтиләү” көенең үзенең тарихы бар.Гасырлар буе җырланып килгән ”Мәхбүс” бәетенең көе, тора-бара үзенең лирик чагылышын үзгәртеп, бай орнаментлы озын көйләр рәтенә кергән һәм без белгән ”Тәфтиләү” көе рәвешендә җырлана башлаган.
Халкыбызның күренекле композиторы һәм җырчысы С.Садыйкова истәлекләрендә болай ди: «Татарстан һәм Башкортстан чигендә морза-алпавыт Тәфкилев фамилияле татар кешесенең утары булган. Аларның бердәнбер кызы бик тә матур икән. Шул гүзәлкәйне тәрбияләү өчен, Тәфкилевләр Франциядән укытучы китертәләр. Бу укытучы яшь һәм чибәр егет икән. Кыз һәм француз егете бер-берсенә гашыйк булалар. Гүзәл кызның әтисе моны сизә. Бервакыт әти кеше, кызы белән егетнең мәхәббәт уйнауларыннан шикләнеп, кыз бүлмәсенә көтмәгәндә килеп керә. Кыз егетне көзгеле шкафка яшерә. Әти кеше, ачуы кубып, шкафның көзге ишеген бәреп вата, пыялалар кискәләп-җәрәхәтләп, француз егете вафат була. Кыз аның гәүдәсе янында, чын күңелен биреп, "Тәфтиләү"не җырлый. Соңыннан гына, инде XX гасырда, шагыйрь Габдулла Тукай шул көйнең сүзләрен яза.
Җыр Тукай белән хушлашу көннәрендә барлыкка килгән булса кирәк. Югалтуны авыр кичерсә дә, халык бөек шагыйрьнең олы җанлы шәхес булуын, ахыр чиктә дөньяга,киләчәккә өмет белән карап яшәвен раслый. Г.Тукайның вакытсыз вафатыннан соң, бу яңа туган җыр шагыйрь истәлегенә халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән моң һәйкәленә әверелде.
24 мар 2015