Бүген кадерле дустым Рәфит Мәрбиевич Хәкимьяновның күркәм юбилее. Сокландыргыч гади, тырыш, ярдәмчел кеше дустыбыз. Чын күңелдән барлык дуслар, гаиләбез исеменнән котлыйбыз сине туган көнең белән. Иң изге теләкләребезгә кушып яраткан җырыңны кабул ит. Гомерегез булсын бәхетле, бәхетегез булсын гомерле. Каналыма язылучылар игътибарына...
Утыр әле, әни, яннарыма.
Нурия Абдуллина сүзләре hәм көе
Туктап калдым тормыш юлларымда,
Утыр әле әнкәй яннарыма,
Кайгыларга нихәл түзәем,
Серләремне кемгә сөйләем.
Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә инде бу тормыш,
Нык бул балам яшәргә тырыш.
Киңәшеңне тотам әнкәем,
Сабыр итә, итә, яшәем,
Ник шулай да минем чәчләремә,
Еллар инде аппак карлар сибә.
Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә икән бу тормыш,
Нык бул балам яшәргә тырыш.
Кызым инде үсеп буйга җитте,
Тормыш үзәнненән атлап китте,
Улда миңа шулай килерме,
Киңәш бирче әнкәй диярме.
Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә инде бу тормыш,
Нык бул балам яшәргә тырыш.
Бу җыр Хәния Фәрхи репертуарында бар. Җырның сүзләре ерлар. ru сайтыннан алынды.
#татар #башкортостан #яратканҗырлар #Хәния #Фәрхи
24 сен 2024