ВАКЫТ ЖИТМИ.
Ирек Габдрахманов сүзләре һәм көе.
ТЕКСТ.
Әллә тормыш .....
Әллә яшәү шундый
Гомер буе вакыт җитми шул!
Яшәр өчен җирдә тырышабыз-
Вакыт җитми кеше китми ул!
Вакыт җитми якын кешеләргә ,
Җылы сүзләр белән дәшәргә!
Бар булганнары белән риза булып
Аллаһ теләгәнчә яшәргә!
Вакыт җитми кайчак йокларга да ,
Пешкән ашны тәмләп кабарга !
Ашыгабыз ...белми кыйблаларны
Кай тарафтан гына табарга ?
Вакыт җитми якын кешеләргә ,
Җылы сүзләр белән дәшәргә!
Бар булганы белән риза булып
Аллаһ теләгәнчә яшәргә!
Вакыт җитми әти -әниләрне ,
Исән чакта кайтып күрергә!
Җанга авыр йөкләр җыеп алып ..
Зарланабыз язмыш -дәвергә.
Вакыт җитми якын кешеләргә ,
Җылы сүзләр белән дәшәргә!
23 мар 2023